«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстан Республикасының җир асты суларын мониторинглауны территориаль дәрәҗәдә алып бару эшләрен башкару кысаларында Казан шәһәре территориясендәге барлык күзәтү пунктларын чираттагы тапкыр тикшерделәр.
Әлеге эш эчә торган сулар белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы һәм шәһәрнең экологик иминлеге индикаторы булган җир асты суларының торышы һәм динамикасы турында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.
Тикшерү барышында җир асты суларының нинди дәрәҗәдә булулары һәм аларның химик составы турында җыелган белешмәләр Татарстан Республикасы территориясендә җир асты байлыклары торышына дәүләт мониторингын алып бару өчен файдаланыла.