#ЩедрыйВторник - ярдәмгә әзер булучыларны берләштерә торган бәйрәм

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

 #ЩедрыйВторник - хәйрия көне. Анда зур шәһәрләрдән һәм кече торак пунктлардан меңләгән кеше катнаша. #ЩедрыйВторникның максаты - коммерциягә карамаган оешмаларны, бизнес, дәүләт учреждениеләре, инициатив төркемнәр һәм шәхси затларны берләштерү аша кешеләрне хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү.

2025 елда #ЩедрыйВторник 2 декабрьдә уздырыла. #ЩедрыйВторник инициативасы кысаларындагы чараларны 2025 елның 26 ноябреннән 8 декабренә кадәр үткәрергә киңәш ителә. Инициативада теләсә нинди сәяси булмаган оешмалар һәм шәхси затлар катнаша ала. Компанияләр бу көнне үзләренең социаль эшчәнлегенә игътибар җәлеп итү һәм хезмәткәрләр арасында волонтерлыкны активлаштыру өчен, ә коммерциягә карамаган оешмалар - фандрайзинг, яңа донорлар һәм волонтерлар җәлеп итү өчен файдаланалар.

Россиядә проектның координаторы булып «Хәйриячелек мәдәнияте» хәйрия фонды тора.

Катнашучылар тарафыннан файдаланылырга мөмкин булган инициативаны гамәлгә ашыру һәм чаралар үткәрү турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга була: https://givingtuesday.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International