Әйләнә-тирә мохит объектларының торышын мониторинглау һәм тикшереп тору программасы кысаларында Идел аръягы бүлеге белгечләре ай саен төбәгебезнең төп су объектларында табигый суларның сыйфатын тикшереп торалар. Карлы, Зөя, Карамалы, Бөрле, Үләмә һәм Идел елгалары, шулай ук Бидәңге елгасындагы буа күзәтү астында.
Сулыкларның экологик торышының мөһим индикаторы булган аммоний ионнары микъдарын анализлауга аерым игътибар бирелә. Бу кушылманың күп булуы органик матдәләрнең таркалуының табигый процессларын яисә антропоген йогынты булуын күрсәтергә мөмкин.
Тикшеренүләр ПНД Ф 14.1:2:4.262-10 үлчәү методикасы нигезендә фотометрик метод кулланып үткәрелә. Белгечләр аммоний ионнары концентрациясен киң диапазонда - 0,05 дән 150 мг/дм³ кадәр билгеләргә мөмкинлек бирә торган Несслер реактивын кулланалар.
Даими мониторинг су сыйфатының үзгәрүен вакытында ачыкларга һәм Идел аръягындагы су экосистемаларын саклау өчен кирәкле чараларys күрергә ярдәм итә. Тикшерү нәтиҗәләре төбәкнең экологик торышын бәяләү һәм табигатьне саклау чараларын планлаштыру өчен файдаланыла.