«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганакларын нигезләү өчен җир асты суларын эзләү һәм бәяләү максатында Кукмара шәһәре янында заманча җайланмалар кулланып разведка үткәрүгә керештеләр. Эшләр «Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Проект халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү эшен яхшырту өчен тәкъдим ителгән. Бу эшләр Кукмара шәһәрендә яшәүче 18 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.