2025 елгы кыр сезоны кысаларында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында урнашкан җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләренә чираттагы инструменталь тикшерү уздырдылар.
Тикшерү барышында түбәндәге эшләр башкарылды:
- ГСК-2011 системасында җир асты байлыклары кишәрлекләренең почмак нокталарының географик координаталары билгеләнде;
- җир асты байлыклары кишәрлекләренең мәйданнары тикшерелде, җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын һәм шулай ук җир асты байлыклары турындагы законнарны бозу очракларын теркәп барылды;
- геологик һәм маркшейдер ысуллары белән җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре чикләрендә тау эшкәртүләренең һәм бозылган җирләрнең параметрлары билгеләнде.
Кыр шартларында узган тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гамәлдәге законнар нормаларын бозуның булу-булмавын күрсәтеп бәяләмәләр төзеләчәк.