Кукмара районында бораулау эшләре башланды

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районында эчәргә яраклы җир асты суларының яңа чыганакларын эзләү максатында бораулау эшләре башланды. Проект Кукмара шәһәре халкын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итүне яхшырту өчен тәкъдим ителгән. Бораулау эшләрен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре заманча җайланмалар кулланып башкара. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча сулы горизонтларның тирәнлеге билгеләнәчәк һәм җир асты сулары запасларына бәя биреләчәк.

Эшләр “Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану” Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International