«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре 20 сентябрьдә Юдино бистәсендә Изумрудное күле территориясендә оештырылган өмәдә актив катнаштылар. Су буен чүп-чардан чистарту акциясе «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узды.
Өмә «Чисталык марафоны» квест-уен форматында үткәрелде. 100 дән артык команда чүп-чарны ярыша-ярыша җыеп, аларны фракцияләргә аерса, Рус география җәмгыяте драйверлары Изумрудное күленең төбен чүп-чардан чистартты.
Шулай ук һәр катнашучыга конкурсларда үз осталыгын сынап, файдалы призлар оту, мавыктыргыч мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыкларда катнашу, концерт программасын карау һәм кыр кухнясында кайнар ризык ашап көчен ныгыту мөмкинлеге тудырылды.
Шимбә өмәсе ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТРның «Будет чисто»төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы, Рус география җәмгыятенең ТРдагы бүлеге һәм Казан администрациясе тарафыннан оештырылды.