Судан һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре 2025 елның 24 сентябрендә судан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрәчәк.

Семинарлар кысаларында судан файдалану шартнамәләрен һәм карарларын рәсмиләштерү, җир асты суларын чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

Семинар 2025 елның 24 сентябрендә 13:00 сәгатьтә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе бинасында (ТР, Азнакай шәһәре, Шоссейная ур., 6 йорт) узачак.

Шулай ук 2025 елның 24 сентябрендә 15:00 сәгатьтә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе бинасында да (ТР, Әлмәт шәһәре, Әминов ур., 9а) семинар узачак.

Барлык кызыксынучыларны семинарларда түләүсез катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International