«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Россиянең «Судовые природоохранные комплексы и системы» ҖЧҖ компаниясе (NAECO компанияләр төркеме, Санкт-Петербург шәһәре) белән берлектә экологик мониторинг системасын камилләштерү максатларында безнең илдә җитештерелгән инновацион эшләнмә - «Акваториум» су мохитен экологик мониторинглау платформасын (алга таба -Платформа) урнаштырды.
Су ресурсларын мониторинглауның махсуслаштырылган комплексы Урта Кабан күле территориясендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Ишкәкле спорт төрләре федераль спорт-тренировка үзәге янында урнаштырылган. Платформа өске суларның сыйфатын контрольдә тоту өчен каралган.
Платформа энергетик бәйсезлеген һәм эксплуатацияләүнең экологик яктан чиста булуын тәэмин итүче кояш панельләре куелган автоном буйдан гыйбарәт. Ул турыдан-туры сулыкның кирәкле ноктасында урнаштырыла, корпусның аскы өлешендә урнаштырылган датчиклар җыелмасы су тирәлегенең торышы турындагы мәгълүматны реаль вакыт режимында өзлексез җыярга һәм тапшырырга мөмкинлек бирә.
Система төп гидрофизик күрсәткечләрне:
1. Водород күрсәткечен (pH);
2. Температураны (T);
3. Оксидлашу-торгызу потенциалын (Eh);
4. Чагыштырма электр үткәрүчәнлеген (УЭП) автомат рәвештә үлчи;
5. Суның болганчыклык дәрәҗәсен билгели.