Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

 2025 елның 31 августында «Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2007 елның 25 сентябрендәге 74 номерлы, 2010 елның 30 апрелендәге 45 номерлы, 2021 елның 28 гыйнварындагы 3 номерлы карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2025 елның 17 июнендәге 10 номерлы карары үз көченә керә.

 Әлеге карар «Эчәргә яраклы су белән тәэмин итүнең өске чыганакларын санитар саклау зоналары территориясен һәм акваториясен оештыруга һәм санитария режимына санитар-эпидемиологик таләпләр», «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» 1999 елның 30 мартындагы 52-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә халыкның иминлеген тәэмин итү» һәм  шулай ук «Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен карап тотуга, су объектларына, эчәргә яраклы суга һәм халыкны эчә торган су белән тәэмин итүгә, атмосфера һавасына, туфракка, торак биналарга, җитештерү, җәмәгать биналарын эксплуатацияләүгә санитар-эпидемиягә каршы таләпләр һәм санитар-эпидемиягә каршы (профилактик) чаралар оештыру һәм уздыру» регламентлый торган документларның гамәлдә булу срокларына үзгәрешләр кертә.

1 сентябрьдән җир асты су объектларын саклауның яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 8 маендагы 604 номерлы карары белән расланган.

Яңа кагыйдәләр РФ Су кодексының 55 статьясы нигезендә һәм аны үтәү йөзеннән РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 11 февралендәге 94 номерлы карары белән расланган Җир асты су объектларын саклау буенча гамәлдәге кагыйдәләр урынына кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International