Лабораториянең Идел-Кама бүлегендә су объектларын мониторинглау

2025 елның 22 августы, җомга

Лабораториянең Идел-Кама бүлеге эшчәнлеген Татарстан Республикасының 7 районы: Чистай, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спас һәм Балык Бистәсе территориясендә гамәлгә ашыра.

Даими мониторинглап торк пычрануларны ачыклау, бу пычрануның чыганагын вакытында табу һәм аны бетерү чараларын күрү буенча зур әһәмияткә ия. Чишмә (Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында), Кече Чирмешән (Әлки һәм Чистай районнарында), Кама (Балык Бистәсе районында) елгаларының һәм Кече Сөлчә (Аксубай районында) буасының табигый өске суларына ай саен мониторинг үткәрелә.

Суның сыйфатын характерлаучы күрсәткечләрнең берсе - марганец микъдары.

Табигый суларга марганец табигый ысул белән – судагы минераллардан, таркалган су хайваннарыннан һәм үсемлек организмнарыннан, бигрәк тә зәңгәр-яшел суүсемнәрдән су белән юылып чыгу нәтиҗәсендә эләгергә мөмкин. Техноген ысул белән дә эләгә ала. Химия предприятиеләре һәм металлургия комбинатлары калдыкларын сулыкларга ташлау аркасында шулай килеп чыгарга мөмкин. Кайбер авыл хуҗалыгы ашламаларында да марганец бар, ул да сулыкларга эләгә ала.

Суда марганец микъдары даими түгел, ул сезонга карап үзгәрә. Марганецның судагы микъдарына температура, кислород күләме, рН, су организмнарының марганецны йоту яки бүлеп чыгару белән бәйле активлыгы, агынтыларга эләккән элемент күләме кебек факторлар йогынты ясый. Марганец микъдарын билгеләү аммоний персульфаты белән фотометрик ысул белән башкарыла. Бу алым 540 нм дулкын озынлыгында буялган эремәнең оптик тыгызлыгын үлчәп, көмеш ионнары-катализатор катнашында азот кислотасы тирәлегендә марганец ионнарын перманганат-ионнарга кадәр оксидлаштыруга нигезләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International