Татарстан Республикасы Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары территори-ясендә елга эрозиясенә дучар булган экзоген геологик процессларны күзәтү пунктларын тикшерү

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Татарстан Республикасының ике муниципаль районы территориясендә комплекслы инженер-геологик тикшеренүләр үткәрделәр. Эшләр “Татарстан Республикасында территориаль дәрәҗәдә куркыныч экзоген геологик процесслар мониторингын алып бару” кысаларында башкарыла.

Инженер-геологик күзәтүләрнең максаты - экзоген геологик процессларны (ЭГП) мониторинглау һәм аларның активлыгы параметрларын ачыклау, аларның үсешен фаразлау һәм яр эрозиясе йогынтысы нәтиҗәсендә җимерелә торган ярның яисә рельефның башка элементларының үзгәрүен теркәү тора.

Биектау һәм Питрәч муниципаль районнары территориясендә ЭГП ның төп күзәтелә торган төре булып елга эрозиясе процессы (елга агымы эшчәнлеге нәтиҗәсендә елга юлының һәм елга ярларының җимерелүе) тора. Процесс тау токымнарының механик рәвештә юылуын, материал калдыкларын чыгаруны һәм аларның катламга җыелуын үз эченә ала).

Шулай итеп, елга эрозиясе ике төргә бүленә: су төбе эрозиясе (үзәннең тирәнәюе һәм елга төбенең рельефын үзгәртү) һәм ян як эрозиясе (яр буе битләвенең, тугайларның, террасаларның җимерелүе һ.б.). Бу очракта Коркачык, Колсәет, ТатЦИК, Питрәч күзәтү пунктлары территориясендә ян як эрозиясе карала. Процессның активлыгына ярның литологик төзелеше (зәгыйфь тотрыклы катламнар - ком, көпшәк катлам активрак юыла), елганың мул сулы булуы һәм агым тизлеге йогынты ясый. Әлеге участокларда процесс активлыгы түбән, бары тик локаль җимерелүләр һәм каршылык күрсәтү блокларының ярыклары барлыкка килү генә күзәтелә. Сөзәклекнең күпчелек өлешендә үлән үсә, бу исә елга эрозиясе процессының активлыгы кимүен күрсәтә (фотода Колсәет участогы күрсәтелгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International