«Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Кукмара муниципаль районының ике авыл җирлеге территориясендә булган су алу корылмаларын һәм чишмәләрне комплекслы тикшерделәр.
Эзләнүләрнең төп максаты -Кукмара шәһәрен су белән өзлексез тәэмин итү өчен җирле су ресурсларыннан (җир өстендәгесе - чишмәләр, җир астындагысы - скважиналар) файдалану мөмкинлекләрен ачыклау һәм һәрьяклап бәяләү.
Август башында шул исәптән су алу урыннарын һәм чишмәләрне визуаль карау, чишмә дебитларын үлчәү, үзебезнең аккредитацияләнгән лабораториядә тикшеренүләр өчен су үрнәкләрен алу эшләре башкарылды.
Сезне мондый эшләр белән кызыксындырган очракта +7 (843) 248-71-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.