ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре, заманча җайланмалар кулланып, Любимовка һәм Зеленовка торак пунктлары янында электр кырларының тәэсир итү киңлегенә разведка үткәрүгә керештеләр. Әлеге эш «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганагын нигезләү өчен, Төньяк Тәтеш ятмасы чикләрендә җир асты суларын эзләү, бәяләү һәм баланс запасларына күчерү максатында башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, проект халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү эшен яхшырту өчен эшләнә. Бу Тәтеш шәһәрендә яшәүче 11 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.