«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Премияне «ЕДИНАЯ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе һәм индивидуаль саклану чараларын эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе («СИЗ» ассоциациясе) оештыра.
Җиңүчеләрне сайлап алу түбәндәге критерийлар буенча узачак:
- «Технологик лидер»
- «Иң яхшы остаз»
- «Яшь белгеч»
- «Гаилә хезмәт династияләре»
- «Ветераннар советы»
- «Хезмәт патриотик тәрбиясе»
Сайлап алу критерийлары, гаризалар бирү тәртибе һәм премияне үткәрү сроклары турында тулырак мәгълүмат «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе турындагы Нигезләмәдә сылтама буенча. https://geocentr.tatarstan.ru/file/pub/pub_4666625.pdf
Ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясендә катнашуга гаризаларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Irina.Sergeeva@tatar.ru
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 557-21-15, 557-21-14.