Лабораториянең Төньяк бүлеге тарафыннан су объектларының сыйфатын мониторинглау

2025 елның 29 июле, сишәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең Төньяк бүлеге үз эшчәнлеге кысаларында даими рәвештә су объектларының сыйфатына мониторинг үткәрә. Бүлек хезмәткәрләре Казансу, Нократ, Шушма, Мишә, Күлтәс һәм Кесмәс елгаларыннан су үрнәкләре алып тикшерәләр.

Суның сыйфатын характерлаучы төп күрсәткечләрнең берсе - коры калдыкны анализлау күрсәткече. Коры калдык су үрнәге парга әйләнгәннән соң һәм аны 105 C чамасы температурада киптергәннән соң калган матдәләр җыелмасы. Бу күрсәткеч, тозларны, органик матдәләрне һәм микроэлементларны да кертеп, суда эрегән каты кисәкчекләрнең микъдары  турында мәгълүмат бирә.

Промышленность предприятиеләреннән пычраткыч матдәләр чыгарылу, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, көнкүрештә химикатлардан файдалану һәм табигый явым-төшемнәр - коры калдыкның күләмен арттыру чыганаклары менә шулар булырга мөмкин. Коры калдыкның югары дәрәҗәдә булуы катышмаларның шактый күп килүен һәм суның үтә күренмәлелеге кимүен күрсәтә.

Коры калдык дәрәҗәсен үлчәү өчен лабораториянең Төньяк бүлегендә тикшерелә торган сыеклыкның билгеле бер күләмен парга әйләндерүнең стандартлаштырылган ысулын кулланалар һәм шуннан соң табылган коры компонентларны үлчиләр. Алынган күрсәткечләр су объектының гомуми торышын объектив бәяләргә һәм экологик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International