«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Тәтеш муниципаль районында бораулау эшләре башкарылачак кишәрлекләрне тикшерделәр. Бораулау эшләре Тәтеш шәһәрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганагын нигезләү максатыннан башкарылачак.
Бораулау эшләре белгечләр тарафыннан «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында заманча җайланмалар кулланып Любимовка һәм Зеленовка торак пунктлары янында башкарылачак. Башкарылган эшләр нәтиҗәләреннән чыгып сулы горизонтларның тирәнлеге билгеләнәчәк һәм җир асты сулары запасларына бәя биреләчәк.
Проект халыкны сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итүне яхшырту өчен тәкъдим ителгән. Әлеге эшләр Тәтеш шәһәрендә яшәүче 11 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.