Судан һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре 2025 елның 17 июлендә судан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрәчәк.

Семинарлар кысаларында судан файдалану шартнамәләрен һәм карарларын рәсмиләштерү, җир асты суларын чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

2025 елның 17 июлендә 11:30 сәгатьтә семинар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе бинасында узачак (ТР, Чаллы шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 64 йорт).

2025 елның 17 июлендә 14:00 сәгатьтә семинар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе бинасында узачак (ТР, Түбән Кама шәһәре, Красный ключ районы, Яр буе урамы, 7 йорт).

Барлык кызыксынучыларны семинарларда түләүсез катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International