Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «ВНИРО» ФДБФУнең Татарстан филиалының уртак проекты кысаларында Куйбышев сусаклагычының Идел плесы буенча фәнни экспедиция оештырылды. Экспедиция маршруты Казаннан Илләт елгасы тамагына, Зөя елгасы тамагына, Кызыл Байрак бистәсенә, Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсенә бара, аннары Саралы участогы акваториясе аша һәм кире Казанга кайта.
Экспедициянең төп максаты - су тирәлегенең гидрофизик һәм гидрохимик параметрларының төрле су организмнарына - планктонга, зоопланктонга һәм зообентоска йогынтысын комплекслы экологик бәяләү. Тикшеренүләр сусаклагыч экосистемасының агымдагы экологик торышын билгеләү өчен җәйге чорда үткәрелә.
ВНИРО фәнни хезмәткәрләре белән берлектә өч урында: Илләт елгасы тамагында, Зөя елгасы тамагында һәм Саралы участогы акваториясендә су һәм биологик материал үрнәкләре алынды.
Алынган мәгълүматлар сусаклагычның экологик торышын комплекслы бәяләү өчен файдаланылачак.