Июньнең икенче яртысында атмосфера һавасы торышын мониторинглау системасы кысаларында, автотранспорттан атмосферага пычраткыч матдәләр чыгуны билгеләү методикасын кулланып инвентаризацияләү максатларында, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә күзәтүләр оештырылды.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре иртәнге һәм кичке вакытта хәрәкәтнең интенсивлыгын тикшерделәр. Транзит автомобиль юллары көндез өстәмә тикшерелгән. Автомобиль юлыннан уза торган автомобильләрне теркәү программа нигезендә, күзәтүләр чорының һәр сәгатендә 20 минут дәвамында үткәрелде.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ автотранспорт агымнарыннан чыккан зарарлы матдәләрне инвентаризацияләү максатыннан әлеге эшне ел саен башкара.