Күкертле водород - гаять агулы газ. Ул бераз гына булган һаваны сулау да баш әйләнү, баш авырту, күңел болгану, косасы килүгә сәбәп була, ә күбрәк булган очракта - үпкә шешүенә һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Күкертле водородның атмосферага эләгү чыганагы булып каты көнкүреш калдыклары полигонында чүп-чарның черүе нәтиҗәсендә хасил булган «чүплек» газы тора. «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре күкертле водородның микъдарын тикшереп тору өчен күчмә экология лабораториясе составына керүче флуоресцент газ анализаторын кулланалар. Ул стационар, автомат рәвештә өзлексез эшләүче җайланма.
Россия Федерациясендә атмосфера һавасында күкертле водородның максималь бер мәртәбә рөхсәт ителә торган концентрациясе ис килү бусагасы дәрәҗәсендә билгеләнгән.