Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Арча муниципаль районының ике авыл җирлеге территориясендә булган су алу корылмаларын һәм чишмәләрне комплекслы тикшерделәр. Эшләр «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Арча шәһәренең төньяк өлешен эчәр су белән тәэмин итү чыганакларын нигезләү өчен җир асты суларын эзләү һәм бәяләү максатыннан җир асты байлыкларын геологик өйрәнү» эше кысаларында алып барыла.
Эзләнүләрнең төп максаты - Арча шәһәрен чиста су белән тәэмин итү өчен җирле су ресурсларыннан (җир өстендәге чишмәләрдән дә, җир астындагы скважиналардан да) файдалану мөмкинлекләрен ачыклау һәм һәрьяклап бәяләү.
2025 елның 29 маенда су алу төеннәрен һәм чишмәләрне визуаль карау, чишмә дебитларын үлчәү, үзебезнең аккредитацияләнгән лабораториядә лаборатор тикшеренүләр өчен су үрнәкләрен алу кебек эшләр үткәрелде.
Әгәр сезне мондый эшләр башкару кызыксындыра икән - +7 (843) 248-71-57 телефоны буенча мурәҗәгать итә аласыз.