Экологлар көненә багышланган тантаналы чарада министр Александр Валерьевич Шадриков «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Геология тармагында күпьеллык намуслы хезмәте, җитешиерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен геологик өйрәнү, картография һәм маркшейдер эшләре бүлеге башлыгы Евгения Яшина Россия Табигать министрлыгының «Җир асты байлыкларын разведкалау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәтләре, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәм экологик иминлекне тәэмин итүгә керткән өлешләре өчен А.Ф. Вилданов, А.А. Шәрәфетдинова, А.А. Закирова, Г.М. Җәләлединова һәм Р.Ф. Җиһаншин ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз!