Судан һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар игътибарына

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре 2025 елның 19 июнендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе бинасында (Арча шәһәре, Интернациональная ур., 41) судан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлдерелгән семинар үткәрәчәк.

 Семинар кысаларында судан файдалану шартнамәләрен һәм карарларын рәсмиләштерү, җир асты суларын чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

Барлык кызыксынучыларны семинарларда түләүсез катнашырга чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International