Экологик акциядә катнашу

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

7 июньдә «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре Тирән күлнең яр буе территориясен чистарттылар. Бу акция  Халыкара сулыкларны чистарту көненә һәм Эколог көненә багышланган иде.

Өмә вакытында яр буйларыннан һәм тирә-як территориядән чүп-чар җыелды, ә су асты фәнни-тикшеренү отряды күл төбен чистартты. Экология акциясе Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International