Бөтендөнья әйләнә - тирә мохит көне - планетабызны кайгыртуның мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.
Бүген күпләр кешелекнең табигатькә нинди зыян салуы һәм һаваның, суның һәм Җир шарының чисталыгын сакларга теләве турында уйлана. Экосистемаларның пычрануына һәм җимерелүенә каршы көрәшкә торган саен күбрәк көчләр юнәлтелә. Экологларның, табигатьне саклау оешмаларының һәм волонтерларның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә экология өлкәсендә билгеле бер уңышларга ирешелә дә инде. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә киләчәк буыннар планетаның матурлыгы һәм байлыгы белән ләззәтләнә алачак.
Табигатьне саклау эшенә катнашы булганнарның барысын да уртак бәйрәмебез - Экологлар көне белән котлыйбыз! Барыбызга да эшләрдә уңыш юлдаш булсын. Экологик бербөтенлекне саклау өчен бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа идеяләр телибез.
Табигатьне саклагыз!