Лабораториянең Төньяк бүлеге тарафыннан туфрак катламын тикшерү

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигать территорияләренең туфрак катламы торышына мониторинг ясау программасын гамәлгә ашыру кысаларында “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ лабораториясенең Төньяк бүлеге белгечләре комплекслы химик анализ ясау өчен туфрак үрнәкләрен алдылар.

Тикшеренүләр «Балтач» тыюлыгы (Балтач муниципаль районы), Кеше кулы белән ясалган урман (Рукотворный лес) һәм Яңасала сөзәклеге (Арча муниципаль районы) территорияләрендә алып барылды. Лаборатор эшләрнең киләсе этабында су суыртымындагы рН дәрәҗәсен билгеләү, шулай ук туфрак пробаларында нефть продуктларының масса концентрациясен үлчәү башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International