2025 елның I кварталы йомгаклары буенча баланс комиссиясе утырышы

2025 елның 23 мае, җомга

Бүген «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәткәрләре «Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең 2025 елның I кварталы өчен баланс комиссиясе утырышы» темасына киңәшмәдә катнаштылар. Чара министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә узды.

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлеге турында баш бухгалтер В.И. Фәтхриева, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф. Вилданов, директор урынбасары - баш геолог С.Т. Вахитов һәм директорның төзелеш буенча урынбасары А.С. Полюшков чыгыш ясадылар.

Алар тыңлаучылар игътибарына учреждениенең финанс-икътисадый эшчәнлеге йомгаклары, лаборатор эшчәнлек буенча башкарылган эшләр һәм атмосфера һавасы торышын исәпләп чыгару мониторингы системасын алып бару, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль программаларны үтәүнең барышы турында хисаплар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International