Югары Ослан районында бораулау эшләре башланды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Югары Ослан районында җир асты эчәр суларының яңа чыганакларын эзләү максатында бораулау эшләре башланды. Максат -  халыкны эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итүне яхшырту.

 

Бораулау эшләрен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Бакча-Сарай торак пунктында заманча җайланмалар кулланып башкара.

Башкарылган эшләр нәтиҗәләреннән чыгып сулы горизонтларның тирәнлеге билгеләнәчәк һәм җир асты сулары запасларына бәя биреләчәк.

Эшләр «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International