Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән!

2025 елның 9 мае, җомга

Бөек Җиңү көне Ватаныбызның тынычлыгын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган халкыбызның югары патриотизмы һәм рухи бөеклеге үрнәге буларак тарихка кереп калды. Без Бөек Ватан сугышы геройларының, фронтта сугышкан, тылда хезмәт иткән һәм сугыштан соңгы елларда илне торгызган кешеләрнең батырлыкларын хәтерләрдә саклыйбыз. Аларның язмышлары бүген дә безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора, яңа казанышларга илһамландыра.

Бу көнне кичергән горурлык хисләре сезнең даими юлдашларыгыз булсын! Барыгызга да тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек һәм якты киләчәккә бетмәс-төкәнмәс ышаныч телибез.

Бәйрәм белән! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International