Истәлекле бәйрәм алдыннан «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУда коллективының фашизмны Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы утырышы узды. Бәйрәмгә хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары фотосурәтләреннән «Үлемсез полк» мини-экспозициясе оештырылды.
Җыелыш башында котлау сүзе белән М.М. Вәлиев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, без киләчәк буыннарның иминлеге һәм бәхетле яшәве өчен гомерләрен кызганмаган кешеләрне хөрмәтлибез.
Җыелышны мактаулы геолог Р.К. Садыйков «Җиңүне тәэмин итүче аз билгеле эшләр турында» темасына доклад белән дәвам итте.
Барлык катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чара «Җиңү көне» җырын коллектив тыңлау белән тәмамланды.