Республика үзәк өмәсендә катнашу

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре 2025 елның 26 апрелендә Мирный бистәсендәге Каенлыкта узган республика үзәк өмәсендә катнаштылар. Чара санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз 2025» республика конкурсы кысаларында үткәрелде. Өмә, гадәттәгечә, «Чиста уеннар» квесты форматында - яшел территорияләрне чистарту буенча команда ярышлары рәвешендә узды. Катнашучылар чүп-чарны җыю һәм сортларга аеруда ярышалар һәм призлар оталар.

Территорияне җыештыра башлаганчы теләге булган һәркем интерактив программада катнаша, зарядка ясый һәм концерт карый алды. Ахырда катнашучыларны кыр кухнясыннан кайнар аш белән сыйладылар.

Уен йомгаклары нигезендә гадәти булмаган табыш өчен «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ командасы истәлекле бүләкләргә лаек булды. Коллегаларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International