Җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларын тикшерүнең кыр сезоны башлану

2025 елның 25 апреле, җомга

2025 елгы кыр сезоны кысаларында “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Әлмәт һәм Зәй муниципаль районнарында урнашкан һәм Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлеге проектына кертү өчен тәкъдим ителә торган җирле әһәмияттәге ике җир асты байлыклары кишәрлегенә чираттагы күчмә тикшерү уздырдылар.

Тикшерү барышында түбәндәге эшләр башкарылды:

-ГСК-2011 системасында җир асты байлыклары кишәрлекләренең почмак нокталарының географик координаталары билгеләнде;

 - җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре, төзелешләрк, урманнар, тау эшкәртмәләре (карьерлар) һәм бозылган җирләр теркәлгән җир асты кишәрлекләре мәйданнары тикшерелде;

- җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре чикләрендә геологик һәм маркшейдер ысуллары белән тау эшкәртүләренең һәм бозылган җирләрнең параметрлары билгеләнде.

Кыр тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларының һәр кишәрлегенә аларны Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә кертүнең максатка ярашлылыгын нигезләгән аңлатма язулары биреләчәк.

Җир асты байлыкларыннан файдалану белән кызыксынган затларга “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” ДБУ түбәндәгеләрне тапшырырга тәкъдим итә:

-җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен Татарстан Республикасы җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре исемлегенә кертүгә гаризалар әзерләү хезмәтләренең тулы пакеты;

 - аукционнарда катнашу өчен документлар комплектын, шулай ук лицензияләү өчен кирәкле документларны әзерләү.

Консультацияләр өчен телефон: +7(843) 248-71-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International