«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең геологик өйрәнү, картография һәм маркшейдер эшләре бүлеге башлыгы Яшина Евгения Викторовна үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Евгения Викторовна оешманың гидрогеологик эзләнүләргә бәйле барлык юнәлешләрдә дә актив катнаша. 1993 елда ул КДУ геология факультетын “Геологик сурәткә төшерү, эзләү һәм разведка” белгечлеге буенча тәмамлый. Шуннан бирле аның тормышы һәм эшчәнлеге геология (гидрогеология) белән бәйле. Бу ярдәмчел ханым үз эшенең чын остасы.
Коллектив Евгения Викторовнаны юбилее белән чын күңелдән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм эшендә уңышлар тели!