Хөрмәтле геологлар һәм геология тармагы ветераннары!
Күп еллар дәвамында Татарстан геологлары республикабызның минерал-чимал базасын саклыйларр һәм үстерәләр, аның алга китүе өчен ышанычлы нигез булдыралар. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә файдалы казылмалар, төзелеш материаллары һәм җир асты сулары чыганаклары ачыла.
Сезнең энергиягез, үз эшегезнең чын осталары булуыгыз һәм максатчанлыгыгыз республикабызны һәм илебезне алга җибәрү өчен яңа юллар ачсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек, җитеш тормыш, иҗади активлык, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа ачышлар телибез!