«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ каты файдалы казылмаларны өйрәнү эшләрен башкара. Үзле балчык - Татарстанда очрый торган файдалы казылмаларның берсе. Башлыча балчыксыман минераллардан (каолинит, монтмориллонит, гидрослюда һ.б.) тора, су белән кушылганда сузылучан камыр хасил итә, кипкәндә табигый формасын саклый, ә яндырганнан соң таш кебек ката.
Үзле балчык һәм балчыксыманнар запаслары республика балансында ике категориядә: кирпеч-черепица һәм керамзит чималы буларак исәпкә алынды.
Кирпеч-черепица чималы. Бу төр чимал сыйфатында җиңел эрүчән балчыклар кулланыла. Сыйфат параметрлары буенча чимал «75-150» маркалы кирпеч алу өчен яраклы. Республикада бу төр чималның шактый ресурслары бар (кирпеч ясый торган балчык чыганаклары 68гә якын).
Керамзит чималы. Керамзит җитештерү өчен бентонит һәм бентонитсыман балчыклар кулланырга мөмкин. Чимал чыганаклары (барлыгы 13) Биектау, Яшел Үзән, Тукай, Чистай, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат районнары территорияләрендә ачылган.