«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең Кама буе бүлеге, автомат мониторинглау станцияләрен һәм күчмә экология лабораториясен кулланып, атмосфера һавасының пычрануы торышын мониторинглау буенча эшчәнлек алып бара.
Лабораториянең Кама буе бүлеге җаваплылыгы зонасында атмосфера пычрануын контрольдә тотуның Чаллы шәһәрендә урнашкан ике автомат станциясен, Алабуга шәһәрендә бер станцияне һәм Менделеевск шәһәрендә бер станцияне үз эченә алган күзәтү челтәре урнашкан.
Автомобиль шассисына урнаштырылган күчмә экология лабораториясе билгеләнгән контроль нокталарында атмосфера һавасының сыйфатын расланган мониторинг программасы белән билгеләнгән вакыт аралыгында үлчи.