Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2025 елның 7 марты, җомга

«Халыкара хатын-кызлар көне» - күңел җылысы, матурлык һәм гармония белән сугарылган шатлыклы бәйрәм. Хатын-кызлар һәрвакыт гаилә иминлеген саклаучылар, зирәклек һәм тапкырлык гәүдәләнеше булган. Аларның игелеклелеге һәм киң күңеллелеге, гүзәллеге һәм сабырлыгы гомер-гомергә соклану, тормышның төп кыйммәтләрен гәүдәләндерү булып торган.

Бу язгы матур көндә сезгә, сөекле хатын-кызлар, елмаюлар, искиткеч бәйрәм кәефе, бетмәс-төкәнмәс яшьлек энергиясе һәм күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек телибез! Һәрвакыт сөйкемле һәм сөекле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International