Лабораториянең Ык буе бүлеге тарафыннан әйләнә-тирә мохит объектларына мониторинг үткәрү

2025 елның 28 феврале, җомга

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең Ык буе бүлеге расланган программа нигезендә әйләнә-тирә мохит объектларының торышын мониторинглый.

Белгечләр даими рәвештә Ык, Дымка, Стәрле һәм Мәллә елгаларының гидрохимик составын тикшерәләр. Күчмә экология лабораториясе ярдәмендә Азнакай, Баулы, Ютазы һәм Мөслим муниципаль районнарында атмосфера һавасы сыйфатына мониторинг үткәрелә.

Азнакайда атмосфера һавасының пычрануын тәүлек буена контрольдә тоту буенча автомат станция эшли. Азот диоксиды, азот оксиды, дигидросульфид, күкерт диоксиды, углерод оксиды, бензол, толуол, этилбензол, хлорбензол, м-п-ксилол, стирол, фенол кебек күрсәткечләргә үлчәүләр үткәрелә.

Моннан тыш, ел саен табигать һәйкәлләре территориясендә туфрак катламын тикшерү үткәрелә.

Лабораториядә титриметрик, потенциометрик, фотометрик, турбидиметрик, гравиметрик, турыдан-туры анализ методлары кулланыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International