Эчә торган су белән тәэмин итү чыганаклары

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

«ТР Геоүзәге фәнни - җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшенең бер юнәлеше - эчә торган су белән тәэмин итү чыганагын нигезләү өчен җир асты суларын эзләү һәм бәяләү максатында җир асты байлыкларын геологик өйрәнү. Су белән тәэмин итү чыганагы түбәндәге төп таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш:

- объектны үстерү перспективасында су куллануны арттыруны исәпкә алып, аннан кирәкле күләмдә су алуны тәэмин итәргә;

- кулланучыларны су белән тәэмин итүнең өзлексезлеген тәэмин итәргә;

- санитария нормаларына туры килә торган, кулланучылар ихтыяҗларына күбрәк җавап бирә яки гади һәм арзан су әзерләү юлы белән таләп ителгән сыйфатка ирешергә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы су бирергә;

- объектка су бирү мөмкинлеген акчаларны азрак сарыф итеп  тәэмин итәргә;

- аннан су алу җир асты сулары ресурсларын бозмаслык куәткә ия булырга тиеш.

«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре эчә торган су белән тәэмин итү чыганагының урынын сайлау өчен хәзерге вәзгыятьне анализлыйлар, аннары җир кишәрлеге шунда урнашкан җирле хакимият органнары белән килештерү эшләре алып барыла, геологик разведка эшләре проекты төзелә. Гидрогеологик геологик разведка эшләрен башкару өчен лицензия таләп ителә, аны «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ тиешле органнарда рәсмиләштерә. Әгәр су тәүлегенә 500 кубтан кимрәк кирәк булса, моны субъектның башкарма хакимият органында (ТР ЭТБМның лицензияләү бүлеге) эшләргә мөмкин. Әгәр тәүлегенә 500 кубтан артык су аласы булса, лицензияне Җир асты байлыкларыннан файдалану департаментында алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International