Ватанны саклаучылар көне - армиядә һәм флотта кырыс хезмәт узган көчле һәм батыр кешеләр, бүген сафта булган, гражданнарыбызның тынычлыгын һәм иминлеген саклаучылар бәйрәме ул. Үз Ватанын саклаучыларның һәркайсы туган җирендә тынычлык булсын өчен, аның бәхетле тормышы өчен көрәшә.
Оптимизм һәм рух күтәренкелеге Сезгә тормышта яңа казанышларга, проектларга һәм җиңүләргә юлдаш булсын. Нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, иминлек, бәхет, мәхәббәт һәм гаилә җылысы телибез!