Профсоюз әгъзалары җыелышы

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Февраль башында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында профсоюз әгъзалары җыелышы үткәрелде. Җыелышта профсоюз рәисе тарафыннан 2024 елга йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде. Профсоюз әгъзалары кергән взнослар һәм чыгымнар буенча мәгълүмат белән таныштылар.

Россиядә гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шуңа бәйле рәвештә Экология министрлыгы профсоюз хезмәткәрләренең гаиләләре катнашында чаралар үткәрде. «Кыргый ферма» ЭКО-паркына бару һәм Казан шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә хезмәткәрләрнең гаиләләре бер-берсенә тугрылыклары өчен бүләкләнде.

 Җыелыш ахырында катнашучыларга аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International