Лабораториянең Идел аръягы бүлеге тарафыннан су объектларын мониторинглау

2025 елның 7 феврале, җомга

Лабораториянең Идел аръягы бүлеге даими рәвештә Карлы, Зөя, Үләмә, Бөреле, Идел, Карамалка елгаларында, шулай ук Бидәңге буасында җир өсте суларының сыйфатына мониторинг үткәрә.

Су сыйфатының төп параметрларыннан берсе - хлоридлар - хлорид кислотасы тозларыннан гыйбарәт химик кушылмалар микъдары. Суда иң киң таралган хлоридлар булып кальций, магний һәм натрий хлоридлары тора. Үзләренең эрүчәнлеге аркасында алар елгаларны, күлләрне һәм инешләрне дә кертеп, һәрбер су чыганагында диярлек бар.

Хлоридларның масса концентрациясен билгеләү ысулы анализлана торган суга көмеш нитраты эремәсе кушканда көмеш хлоридының авыр эрүчән утырымы хасил булуга нигезләнгән. Хлоридлар тулысынча утырганнан соң, артык көмеш ионнары индикатор - калий хроматы белән реакциягә кереп, көмеш хроматының кызгылт - саргылт төстәге утырымы хасил була. Титрлау pH 6-9 булган нейтраль яки зәгыйфь селтеле тирәлектә үткәрелә, чөнки ачы тирәлектә көмеш хроматы ясалмый, ә көчле селтеле тирәлектә көмеш оксиды хасил булырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International