Кыр сезонына әзерлек

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Геологларның эше кырларга чыгып өйрәнүләрдән башка гына бармый. «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре кыр эшләренә алдан ук әзерләнә башлыйлар, монда «Чананы җәйдән әзерлә, арбаны кыштан әзерлә» дигән мәкаль бик яхшы туры килә. Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен ҖӘҖБ исемлегенә кертүгә әзерләү өчен тикшерү кебек эшләрнең кыр этабында түбәндәге төр эшләр башкарыла:

- Чыганаклар исемлеге проектына кертү өчен тәкъдим ителә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләренең җирлектә һәм ГСК-2011 координаталар системасында почмак нокталарының географик координаталарын билгеләү;

- Исемлек проектына кертү өчен тәкъдим ителә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләренең мәйданнарын тикшерү (җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре булу-булмавын, төзелешлелекне, урманнарны, тау эшләнмәләрен (карьерларны) һәм бозылган җирләрне теркәү белән алып барыла);

- Исемлек проектына кертү өчен тәкъдим ителә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларының перспективалы кишәрлекләре  (алар булганда) чикләрендә тау эшләнмәләре һәм бозылган җирләр параметрларын геологик һәм маркшейдер ысуллары белән билгеләү.

Тикшерелә торган җир асты байлыклары кишәрлеге мәйданында ялангач урыннар булу күп очракта кишәрлекнең геологик төзелешен расларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International