Бу атнада ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә ««Татарстан Республикасының Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ баланс комиссиясе утырышы һәм 2024 елга эш йомгаклары» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ һәм ТР ЭТБМ хезмәткәрләре катнашты.
«Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлеге турында докладлар белән директор урынбасары-баш геолог Р.Г. Төхвәтуллин, директорның аналитик эшчәнлек буенча урынбасары А.Ф. Вилданов, директорның төзелеш буенча урынбасары А.С. Полюшков, баш бухгалтер В.И.Фәтхриева һәм баш белгеч А.А. Шәрәфетдинова чыгыш ясадылар.
Докладчылар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә башкарылган эшләр, лаборатор эшчәнлек һәм атмосфера һавасы торышын исәпләп чыгару мониторингы системасын алып бару, су мөнәсәбәтләре өлкәсендә федераль программаларны үтәүнең барышы һәм учреждениенең 2024 ел йомгаклары буенча финанс-икътисадый эшчәнлеге йомгаклары турында хисаплар бирделәр.
Киңәшмә азагында министр тарафыннан 2025 елга бурычлар яңгырады.