Һәр ай саен Идел-Кама бүлеге түбәндәге су объектларында табигый җир өсте суларының сыйфатына мониторинг үткәрә:
- Чишмә елгасы (Чистай һәм Яңа Чишмә районнары);
- Кече Чирмешән елгасы (Әлки һәм Чистай районнары);
- Кама елгасы (Балык Бистәсе районы территориясендә);
- Кече Сөлчә елгасындагы буа (Аксубай районы).
Үрнәкләр ГОСТ Р 59024-2020 таләпләренә туры китереп сайлап алына. Лабораториябезнең барлык хезмәткәрләре дә бу эшне башкару өчен тиешле укулар уздылар.
Һәр үрнәккә сайлап алу акты төзелә, анда процедураны үткәрү датасы, вакыты һәм урыны теркәлә, шулай ук кулланыла торган үлчәү чаралары һәм ярдәмче җиһазлар санап кителә. Әлеге документта шулай ук үрнәкне транспортлау шартлары тасвирлана.
Актта савыт номерлары, ул әзерләнгән материал, үрнәкнең күләме, ә кирәк булганда – консервацияләү турында мәгълүмат һәм тикшереләчәк күрсәткечләр исемлеге күрсәтелә. Әгәр сайлап алу процессында билгеле бер компонентларның эчтәлеген үлчәүләр үткәрелсә, бу үлчәүләрнең нәтиҗәләре дә актта теркәлә.