ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16 гыйнварда Б.Рәмиев исмендәге ИТ-паркта узган еллык йомгаклау коллегиясендә 2024 елга йомгак ясады һәм 2025 елга бурычларны билгеләде. Үз чыгышында министр табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм башкалар турында сөйләде.

Киңәшмә барышында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев «Татарстан Республикасында җир асты су чыганакларына ревизия»темасына доклад белән чыгыш ясады.

Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин министрлыкның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә - тирә мохитне саклау эшенә һәм Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Ольга Глухова «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Елена Никонова - Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International