Бүген экология министры Александр Валерьевич Шадриков йомгаклау киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә, җир асты байлыкларын өйрәнүгә һәм Татарстан Республикасының минераль-чимал базасын торгызуга керткән зур шәхси өлешләре өчен лабораториянең Идел аръягы бүлеге башлыгы Наталия Залалова һәм лабораториянең Ык буе бүлеге башлыгы Алинә Исхакова “Татарстан Республикасының табигатьне саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр, лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге башлыгы Юлия Шакирҗанова Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Рәхмәт хаты белән Гөлнара Ибраһимова, Альфред Кәмәлетдинов, Альмир Сәйфетдинов һәм Самат Низамиев бүләкләнде.
Котлыйбыз!