Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен мәгълүмат

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

2024 елда җир асты байлыкларыннан файдаланучылар тарафыннан файдалануга бирелгән җир асты байлыклары кишәрлегендә җир асты байлыклары торышын локаль мониторинглау нәтиҗәләре турында белешмәләр бирү үзенчәлекләре турында мәгълүмат (җир асты байлыклары торышын мониторинглау нәтиҗәләре турында хисап) бирү максатларында түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

«Җир асты байлыклары турында» 1992 елның 21 февралендәге 2395-1 номерлы РФ Законының 22 статьясындагы  2 өлешенең 4 пункты нигезендә җир асты байлыкларыннан файдаланучы, «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законының 27 статьясы нигезендә, җир асты байлыклары турында геологик мәгълүматны Геологик мәгълүмат федераль фондына һәм аның территориаль фондларына, ә җир асты байлыкларыннан файдалану җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрендә гамәлгә ашырылса, Россия Федерациясе субъектларының геологик мәгълүмат фондларына тапшыруны тәэмин итәргә тиеш.

Россия Табигать министрлыгы һәм Роснедрның 2022 елның 23 августындагы 547/04 номерлы боерыгы белән расланган Федераль геологик мәгълүмат фондына һәм аның территориаль фондларына, Россия Федерациясе субъектларының геологик мәгълүмат фондларына җир асты байлыклары турында геологик мәгълүмат тапшыру тәртибенең 6 пунктындагы «в» пунктчасы нигезендә, җир асты байлыклары торышын мониторинглау нәтиҗәләре турындагы хисап еллык кисемтәдә хисап елыннан соң килә торган елның 15 февраленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.

Россия Табигать министрлыгы һәм Роснедрның 2022 елның 23 августындагы 549/06 номерлы боерыгы белән расланган Җир асты байлыклары турында геологик мәгълүмат эчтәлегенә һәм аны тәкъдим итү рәвешләренә карата таләпләрнең 3 пунктындагы 2 абзацы нигезендә, шул исәптән җир асты байлыклары торышын мониторинглау нәтиҗәләре турындагы хисап җир асты байлыкларыннан файдаланучының шәхси кабинетыннан (https://lk.rosnedra.gov.ru/subsoil/) файдаланып, бары тик электрон документ рәвешендә генә тапшырыла.

Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://rfgf.ru/polzovatelyam-nedr/LKN-FAQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International