Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехниканы куркынычсыз куллану турында искә төшерә

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехник эшләнмәләрне сайлаганда һәм кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә:

- фейерверкларны һәм башка пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз;

- фейерверкның сыйфат сертификаты булуына инаныгыз;

- янчелгән, чыланган тартмалы, ватылган фитильле эшләнмәләр сатып алмагыз;

- инструкцияне алдан ук игътибар белән укыгызз;

- филтәне сузылган кул ераклыгында яндырырга кирәк;

- кабызылган пиротехник эшләнмәләрне кулыгызда тотып тормагыз;

- кабызылган яки эшләп китми торучы әйбер өстенә иелмәгез, аны кабат кабызырга тырышмагыз;

- фейерверкны кешеләр, биналар, автолар ягына юнәлтмәгез;

- фейерверкларны кулга тоткан җирдән җибәрмәгез (хлопушкалар һәм бенгаль утларыннан тыш);

- җилле вакытта фейерверк атарга ярамый;

- пиротехник эшләнмәләрне кием кесәсендә йөртмәгез;

- пиротехниканы коры, балалар күрми торган урында саклагыз. Пиротехник эшләнмәләр балалар уенчыгы түгел!

Исегездә тотыгыз, пиротехника эшләнмәләрен саксыз куллану һәм алар белән дөрес эш итмәү янгынга һәм җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International